Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рузилә Сафина 3 номинациядә җиңү яулады! Котлыйбыз!

Быел Казанда беренче тапкыр "Ел хатын-кызы - 2017" халыкара конкурсы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 45 гүзәл зат катнашты, хәтта Сочи, Германиянең Кёльн шәһәреннән дә килүчеләр бар иде. "Акчарлак" нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина да әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карарга булды. Конкурс берничә этаптан торды. Иң башта катнашырга...

Быел Казанда беренче тапкыр "Ел хатын-кызы - 2017" халыкара конкурсы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 45 гүзәл зат катнашты, хәтта Сочи, Германиянең Кёльн шәһәреннән дә килүчеләр бар иде. "Акчарлак" нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина да әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карарга булды.

Конкурс берничә этаптан торды. Иң башта катнашырга теләк белдерүчеләр арасыннан 45 гүзәл затны сайлап алдылар һәм 1 сентябрьдән алып 25енә кадәр www.wday.ru сайтында алар өчен тавыш бирү барды. Конкурсантлар белән кызыклы әңгәмә формасында видеолар төшерелде һәм 29 сентябрь көнне "Корстон" күңел ачу үзәгендә гала-концерт узды. Концертта һәр катнашучы үзенең иҗади чыгышларын тәкъдим итте.

Шуны әйтергә кирәк, катнашучылар барысы да көчле, ә жюри бик таләпчән иде. 25 көн дәвамында халык тарафыннан бирелгән тавышларны, конкурсантлар тарафыннан тәкъдим ителгән иҗади номерларны караганнан соң, жюри нәтиҗә ясады. "Акчарлак" нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина әлеге конкурста 3 номинациядә җиңү яулады: онлайн тавыш бирү буенча - 1 урын, "Тамашачы мәхәббәте" һәм "Ел ачышы" номинацияләре.

Онлайн тавыш бирүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт! Сезнең ярдәм белән әлеге номинациядә Рузилә Сафина 1 урынны яулады.

Ә без җитәкчебезне әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, эшендә зурдан-зур уңышлар һәм гаилә бәхете телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев