Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатында “Финанс белемнәре көне” Бөтенроссия акциясе үтте [+фото]

Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатында шушы темага багышланган ачык дәресне районара салым инспекциясе бүлек начальнигы Вәсилә Халяпова үткәрде. Сүз, әлбәттә, бюджет формалаштыруның төп чыганагы булган салымнар турында барды. Дәресләр укучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Балалар салым системасы, ил бюджетының керемнәрен фор­малаштырганда аның әһәмияте турында күбрәк белде. Шулай ук...

Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатында шушы темага багышланган ачык дәресне районара салым инспекциясе бүлек начальнигы Вәсилә Халяпова үткәрде. Сүз, әлбәттә, бюджет формалаштыруның төп чыганагы булган салымнар турында барды. Дәресләр укучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Балалар салым системасы, ил бюджетының керемнәрен фор­малаштырганда аның әһәмияте турында күбрәк белде.

Шулай ук укучыларның игътибарыннан салым органнары тәкъдим иткән электрон хезмәт тә читтә калмады. Федераль салым хезмәте Интернет-сайты да кызыксыну уятты. Укучылар физик затлардан алына торган салымнарны үзләре үк санап чыктылар. Әмма инспекция салымнар җыйнаучы гына түгел әле. Ул аерым очракларда түләнгән акчаларның күпмедер өлешен кире кайтырып алуда да булышлык итә.

- Мәктәпне тәмамлагач, коммерция нигезендә югары уку йортына көндезге бүлеккә укырга керсәгез, түләгән акчагызның 13 проценты әти-әниләрегезгә кире кайтарыла, - дип аңлатты В.Халяпова. - Фатир сатып алган очракта да фатир бәясенең 13 проценты кайтарып бирелә.

Бу сөйләшүдән укучылар шуны яхшы төшенде: дәүләтнең акча керә торган төп чыганагы - салымнар һәм аны вакытында түләргә кирәк. Акция укучыларга алдагы тормышларында финанс иминлеге, акчаның кадерен белергә, дөрес тотарга булышлык итәчәк. Әйтик, салымнарны түли башлаганчы, акчаны әле башта булдырырга кирәк. Аена эшләгәннән артык туздырасың, берьюлы берничә кредит аласың икән, үзеңне начар яшәү шартларына программалаштырасың дигән сүз.

Укучылар акча тота беләчәкләрме, үзләрен моңа әзерлиләрме соң? Бу сорауны аларның үзләренә бирдек.

Зилә Билалова:

-Финанс белемнәре дәресләре бик файдалы булды. Салымнар турында күп мәгълүмат алдык. Тормышка өйрәткән мондый дәресләр күбрәк булсын иде. Ә акчаны тота белергә әти-әниләрдән өйрәнәбез. Аларны тыңларга кирәк.

Илдар Сөнгатуллин:

-Акча кешенең хезмәте белән килә. Эшләп таба белергә кирәк. Мин җәйге каникулда ел саен "Сабагро" җәмгыятендә эшлим. Үзем эшләгәнне әлегә үзем җыеп барам. Хәзергә нәрсәгә тотасымны әйтә алмыйм. Бәлки киләчәктә машина алырмын дип уйлыйм.

Динә Сәфәрова:

-Дәреснең темасы бик ошады. Салымнарның ничек формалашканын, салым ташламалары һәм чигерүләре турында белдек. Болар хакында өстәмә мәгълүмат җиткергән өчен Вәсилә апага барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач, акчаны тота белермен дип әйтә алам. Хезмәт хакын эшкә аша торган әйберләргә генә сарыф итәргә, вакытлыча гына кирәк булганнарын алмаска кирәк. Быел да бер ай эшләдем һәм хезмәт хакыма мәктәп кирәк-яраклары алдым. Акчаны тиешсез максатка тотмаганыма инандым.

Чыннан да, акчаны эшли генә түгел, тота да белергә кирәк. Базар мөнәсәбәтләренә күчеш чорында финанс белемнәрен буыннан буынга тапшыру чылбыры өзелде. Шуңа күрә яшьләр керемнәрне планлаштыру, саклау, ишәйтү тәҗрибәсенә мохтаҗ. Акция шул максаттан вакытка чакыру ташлау булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев