Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты

15нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Пстыгин Никита һәм Масгутов Ильяс укытучылары Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Буа шәһәрендә үткән "Йолдызлар-иртәгә" яшь музыкантлар республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты.

Әлеге конкурсның сайлап алу туры 11нче февральдә уздырылды. Анда республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Саба районнарыннан, Ульяновск, Буа һәм Казан шәһәрләреннән гала-концертта катнашу өчен иң яхшы 23 башкаручы сайлап алынды. Бүгенге концертта укучыларыбыз бер сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестры белән бергә чыгыш ясадылар.

Мондый конкурсларда катнашу укучылар һәм аларның остазлары өчен бик зур тәҗрибә булып тора.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X