Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба егет-кызлары - "Созвездие-Йолдызлык"та

24-25 мартта Теләчедә "Созвездие-Йолдызлык-2014" республика иҗат фестиваленең зона туры узды. Бәйгедә безнең районның Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбеннән 77 бала катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә Зилия Вафина - I, Динар Гарипов - II, Миләүшә Сәгъдуллина - II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. "Вокаль ансамбль" номинациясендә - "Тамчы" - II, "Хореография" номинациясендә...

24-25 мартта Теләчедә "Созвездие-Йолдызлык-2014" республика иҗат фестиваленең зона туры узды. Бәйгедә безнең районның Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбеннән 77 бала катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә Зилия Вафина - I, Динар Гарипов - II, Миләүшә Сәгъдуллина - II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. "Вокаль ансамбль" номинациясендә - "Тамчы" - II, "Хореография" номинациясендә - "Яшьлек" бию төркеме (җитәкчесе - А.Мөбарәкҗанова) - II, сәнгать мәктәбе бию коллективы (җитәкчесе - Т.Гыймадиева) III дәрәҗә дипломга лаек булды. Призерларның барысы да 14-17 апрель көннәрендә Казанда узачак супер-финал ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев