Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба гимназиясе бинасында шикле пакет табылуы турында хәбәр алынды

3 сентябрьдә илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Моннан ун ел элек, 1 сентябрь көнендә Россия һәм барлык илләр тарихында моӊарчы күрелмәгән хәл - Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка вакытында террористлар 1100 артык кешене -...

3 сентябрьдә илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде.

Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Моннан ун ел элек, 1 сентябрь көнендә Россия һәм барлык илләр тарихында моӊарчы күрелмәгән хәл - Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка вакытында террористлар 1100 артык кешене - укучыларны, укытучыларны, бәйрәмгә килгән әти-әниләрне, кечкенә балаларны сак астына алалар. Коточкыч мәшхәрдә 334 кеше, шул исәптән 186 укучы үлә, 800дән артыгы яралана.

Шушы фаҗигане искә алу һәм булдырмый калу максатында Саба гимназиясендә террорга каршы махсус-тактик өйрәнүләр үткәрелде. Көн­дезге 14 сәгать 20 минутта 02 телефонына гимназия бинасында шикле пакет табылуы турында хәбәр алынды. Өйрәнүләр әнә шулай башланып китте. Мондый очракта иң элек бинадан укучыларны эвакуацияләү чарасы күрелергә тиеш. Гимназия персоналы әнә шул эшкә кереште.

Террорчылык ак-­ты кылу ихтималы булган урынга нормативта каралган санаулы минутлар эчендә ашыгыч хезмәтләр - полиция, коткаручылар, ашыгыч ярдәм, гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы хезмәткәрләре, ян­гын сүн­дерүчеләр ки­­­леп җитте.

Бинаны Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләре чолгап алды. Шулай ук энергетиклар, газ хуҗалыгы хезмәткәрләре дә вакыйга урынында иде. Укучыларны эвакуацияләү җәй­ге чор өчен каралган минималь срокта үткәрелде. Махсус өйрәтелгән эт бина эченә үтте һәм билгесез пакетта табылган "бомба" тиз арада зарарсызландырылды.

Куркынычсыз урынга тупланган укучылар алдында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Хәйриев эвакуацияләү барышын­да хәрәкәт итү алгоритмына туры килеп бетмәгән кимчелекләрне күрсәтте.

-Без сезнең белән терроризм акты турында хәбәр алынганда ничек эш итәргә кирәклеген чынбарлыкка туры килгән шартларда кабатладык,- диде ул.- Монда бернинди паникага, этеш-төртешләргә урын булырга тиеш түгел. Аңладыгызмы? Билгесез сумка-пакет табылганда аңа якын барабызмы?

-Юк,- дип җавап бирделәр укучылар.

-Нинди номерга шалтыратабыз?

-02 гә.

-Ә урамда кесә телефоны белән нинди номер җыябыз?

-112не, дөрес. Менә шулай, укучылар, мондый чаралар үткәрелгәндә бик игътибарлы буласы. Сыйныф җитәкчеләренә дә балаларның сөйләшкәнен шаккатып тыңлап торасы түгел,- диде И.Хәйриев.

-Өйрәнүләр Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә, уку елы башлануга үткәрелде,- дип аңлатма бирде министрлыкның Саба муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Хәбиров.- Максат итеп балаларны тиз арада куркынычсыз урынга эвакуацияләү бурычының үтәлешен тикшерү куелган иде. Шартлаткыч матдә куелган очракта оператив эш итү күнекмәләре күрсәтелде. Шулай ук экстрен хезмәтләрнең үзара җайга салынган тәртиптә эш итү механизмы өйрәтелде. Гимназиянең педагогик коллективы, коткаручылар, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр үзләрен ничек тоталар, укытучылар башлангыч сыйныфларны ничек урамга алып чыгалар, шартлаткыч матдәгә охшаган әйберләр табылган очракта инструкцияләр ничек үтәлә - шулар тикшерелде. Өйрәнүләр барышында вак-төяк кимчелекләр дә табыла һәм алардан тиешле нәтиҗәләр ясалачак.

Иминлек - уяулыкта. Укучылар моны яхшы аңладылар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев