Саба таңнары

Саба муниципаль районы хуҗалыгы сөт саву буенча алдынгылар рәтендә

Бу көннәрдә Татарстанда һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,2 кг сөт савалар, бу, узган елның шушы чорына караганда, 0,6 кг чамасы артыграк. Бүгенгә иң күп савым республиканың Әтнә һәм Саба муниципаль районнары хуҗалыкларында, аларда көнлек савым уртача 21,3 һәм 19,2 кг тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив...

Бу көннәрдә Татарстанда һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,2 кг сөт савалар, бу, узган елның шушы чорына караганда, 0,6 кг чамасы артыграк.

Бүгенгә иң күп савым республиканың Әтнә һәм Саба муниципаль районнары хуҗалыкларында, аларда көнлек савым уртача 21,3 һәм 19,2 кг тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләренә караганда, тагын 35 районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермалары да сөт җитештерү күрсәткечләрен узган елгыдан арттырдылар, 2 районның күрсәткечләре 2015 ел дәрәҗәсендә, 6 районда күрсәткечләр кимегән. Сөт күрсәткечләренең кимүе аеруча Яшел Үзән һәм Әлки муниципаль районнары фермаларында күзәтелә - аларда, узган ел белән чагыштырганда, бер сыердан тәүлеккә уртача 4,7 кг һәм 3,9 кг кимрәк савыла.

Россия Федерациясе төбәкләре арасында бер сыердан көнлек иң күп савым Ленинград өлкәсендә (23,3 кг, +0,8 кг). Киров өлкәсендә дә күрсәткечләр яхшы (18,8, +0,8), аннан кала, - Удмуртия Республикасында (15,7, +1,1), Самара өлкәсендә (14,1, +0,7). Башкортстан терлекчеләре бу көннәрдә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бер сыердан тәүлеккә уртача 1,5 кг күбрәк сөт савалар.

Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: