Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба прокуратурасы: Су алганда рөхсәт кирәк

Район прокуратурасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече белән берлектә җаваплыгы чик­лән­гән "Саба" һәм "Туган як" җәм­гыятьләрендә җир асты байлыклары турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясе "Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләреннән максатчан билгеләнеше, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән...

Район прокуратурасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече белән берлектә җаваплыгы чик­лән­гән "Саба" һәм "Туган як" җәм­гыятьләрендә җир асты байлыклары турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясе "Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләреннән максатчан билгеләнеше, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән табигый объект буларак җиргә зыян китерми торган рөхсәтле куллану ысуллары нигезендә файдаланырга тиешләр. Ә "Җир асты байлыклары турында"гы Закон җир асты байлыкларыннан моңа махсус дәүләт лицензиясе булганда гына рөхсәт итә. Прокуратура тикшерүе "Са­ба", "Туган як" җәмгыятьләренең җир астыннан су алуны лицензиясез гамәлгә ашыруын ачыклады. Табигый ресурслардан, артезиан кое­сыннан законсыз, суның учетын алмыйча файдалану, су чыганагы урнашкан санитар зонада санитария таләпләренең үтәлмәве тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә "Саба" һәм "Туган як" җәм­гыять­ләре җитәкчеләренә карата административ эш кузгатылып, материаллары тиешле чара күрү өчен, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелде.

Азат Закиров,
район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев