Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

24 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

undefined

Алексей Песошин сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды. Ул шулай ук продуктларның бәяләре һәм ассортименты белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан бик күп товар, шул исәптән бәрәңге һәм яшелчә, ит, балык, казылык, сыр, он, ярмалар, бал, май, йомырка, сөт продуктлары, шикәр комы һәм башкалар китерелгәненә инанды.

Ярминкәне Татмелиоводхоз һәм Татмелиорация оештырды. Шулай ук Саба районы фермерлары да үз продукцияләрен алып килгәннәр. Өлкәннәр өчен махсус 20 мәйданчык оештырылган, анда аларны кайнар чәй, коймак һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

«Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, шәһәрлеләр яшелчә һәм итне аеруча күп алалар, дип сөйләде. "100ләп кеше эшкә җәлеп ителде, нигездә, болар - безнең тарафтан мелиорация, сугару һәм су сибү линиясе буенча хезмәтләр күрсәтелә торган фермерлар. Соңгы вакытта җиләк-җимеш культуралары җитештерү актив үсә. Бу юнәлеш буенча биредә ике крестьян-фермер хуҗалыгы бар — Чүпрәле һәм Буа районнарыннан. Алар әлегә кадәр җиләк уңышын җыялар һәм бүген аны шулай ук ярминкәгә алып килгәннәр", - дип билгеләп үтте ул.

Ярминкәләр тагын Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Зеленодольск районында, Түбән Камада һәм Чаллыда узды. Һәр мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.

Фото: /agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев