Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба районы – җиңүче! [+фото]

    Казанда Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына волейбол буенча турнир узды.

    Авыл районнары арасында Алексеевск волейболчыларын отып, Саба командасы җиңүгә иреште. Әлеге район волейболчылары инде 2014 һәм 2015 елгы турнирларда да җиңү яулаган иде. Сәнәгать оешмалары арасында "Газпром трансгаз Казан" командасына тиңнәр булмады. Финалда алар "Татхимфармпрепарат" командасын отты.

    Турнир җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар котлады.

    http://intertat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: