Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында әбиләр законсыз хәмер сатып яткан

Соңгы елларда полиция вәкилләре составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүгә игътибарны нык арттырды. Артык күп яки сыйфатсыз аракы эчү аркасында агулану очраклары, кешеләр иминлегенә янаган куркыныч оператив чаралар күрүне сорый. Шушы киеренке вәзгыятьне күздә тотып, өй­дән спиртлы эчемлек сатылуы очракларын ачыклау максатында 2016 елда Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге...

Соңгы елларда полиция вәкилләре составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүгә игътибарны нык арттырды. Артык күп яки сыйфатсыз аракы эчү аркасында агулану очраклары, кешеләр иминлегенә янаган куркыныч оператив чаралар күрүне сорый. Шушы киеренке вәзгыятьне күздә тотып, өй­дән спиртлы эчемлек сатылуы очракларын ачыклау максатында 2016 елда Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре 5621 рейд (2015 елда - 2740) үткәрделәр. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 312,75 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынды. Шулкадәр күләмдә спиртлы эчемлек өйдән сату өчен әзерләнгән иде, күпмедер өлеше шәхси машиналарда табылды.

Әйтик, Саба - Югары Симет юлында 1995 елгы Яңа Мичән авылы кешесенең автомобилендә 5 литрлы пластик ше­шәдә спиртлы сыеклык йөргәнлеге ачык­ланды. Олы Арташ авылында "Приора" машинасыннан алынган 5 литрлы канистрадагы спирт исе килгән сыеклыкны да экспертизага озаттык. Ел дәвамында ирекле рәвештә сату тыелган алкоголь продукциясе белән законсыз кәсеп иткәннәре өчен 15 кешегә беркетмә төзелде, алар 1500 сум штрафка тартылдылар. Өйдән аракы саткан өчен нигездә 50-55 яшьлек ирләр һәм хатын-кызларга кызарырга туры килде. Хәер, бу бер дә күңелле булмаган эштән 77 яшьлек әби кеше дә, 1993 елгы егет тә тыелып кала алмаган. Икесе дә Тимершыктан.

2016 елда иминлек таләпләренә җавап бирмәгән алкоголь сатканнары өчен 4 кешегә, шуның берсенә 2 эпизод буенча җинаять эше кузгатылды. Кече Шыңар авылыннан Р.га карата июнь аенда өеннән аракы саткан вакытта тоткарланып, тикшерү алып барылуга карамастан (ирекле тапшырган 5 литрлы пластик шешәдәге спиртлы сыеклык экспертизада), контроль сатып алу вакытында ноябрь аенда ул кабат 0,5 литрлы хәмер биреп чыгара. Хәзер тикшерү дәвам итә. Полиция контроленнән даруханәләр дә читтә калмый. Әйтик, "Алкоголь" операциясе барышында Шәмәрдәндәге аптека фармацевты 100 миллиграммлы спиртлы 28 "Асептолин" флаконын ирекле рәвештә тапшырды.

Сәйдәш Латыйпов,

полиция начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев