Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында җинаятьләр кимегән

10 ноябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билге­ләп үтүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең төп бурычы халык иминлеген саклау, хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне булдырмау, кыскасы, районда тыныч вәзгыятьне саклау. Без хезмәт бурычларының ничек үтәлүе, коллективның бәйрәмне нинди рухта каршы алулары белән кызыксынып, РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васыйл Шәрифулла улы Исмәгыйловка мөрәҗәгать...

10 ноябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билге­ләп үтүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең төп бурычы халык иминлеген саклау, хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне булдырмау, кыскасы, районда тыныч вәзгыятьне саклау. Без хезмәт бурычларының ничек үтәлүе, коллективның бәйрәмне нинди рухта каршы алулары белән кызыксынып, РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васыйл Шәрифулла улы Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек.

- Һөнәри бәйрәм рухы иң беренче чиратта башкарган хезмәтеңнең нәтиҗәсе, эш күрсәткечләре, гомумән, алга куелган бурычларның ни дәрәҗәдә үтәлүе белән бәйле. Шунысы куанычлы, һөнәри бәйрәмебезне зур горурлык белән каршы алырга тулы хакыбыз бар дип саныйм һәм моның өчен үзем җитәкләгән коллективка ихлас рәхмәтемне белдерәм. Чөнки бүлеккә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда мәгълүм уңай нәтиҗәләр белән киләбез. Районыбызда җинаятьчелеккә каршы, хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактика чаралары нәтиҗәсендә криминоген вәзгыять тотрыклы сакланып килә. Агымдагы елның 9 аенда барлыгы 88 җинаять (узган ел -133) теркәлеп, әлеге сан соңгы ун елдагы иң түбән күрсәткечне тәшкил итте. Әлбәттә, җинаятьләрнең кимүенә төрле җәмәгать оешмалары (адм. комиссия, КДН, ДНД, һ.б), суд, прокуратура, суд приставлары белән берлектә, тыгыз элемтәдә эшләүнең йогынтысы зур. Гомумән, эшчәнлегебезнең уңай нәтиҗәсе районыбыз җитәкчелегенең шушы өлкәгә булган карашы белән дә нык бәйләнгән. Район башлыгы тарафыннан хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудыру, мөмкинлекләрне арттыру юнәлешендә зур игътибар һәм ныклы контроль булдырылган. Быел Тимершык һәм Иске Икшермә авыллары участок вәкаләтлеләренә эш урыны һәм йорт төзелеп, бар яктан җиһазландырылган уңайлы биналарда эшләү мөмкинлеге бирелде. Ике ел эчендә бүлек хезмәткәрләре өчен дүрт йорт, ике фатир бирелүе әлеге өлкәгә булган мөнәсәбәтне ачык күрсәтә, шул ук вакытта зур җаваплылык, нәтиҗәле эшчәнлек тә таләп итә.

Агымдагы елның тугыз аенда районда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 84 процентка, урлашулар 16 процентка кимеде. Гомуми җинаятьләрне ачу күрсәткече 9 айда - 96,2 процент, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 100 процент тәшкил итеп, республика күләмендә иң яхшы күрсәткеч баскычына менде. Наркотик матдәләр саклаган өчен өч кешегә җинаять эше кузгатылды, заман чире булган әлеге куркыныч матдәне кулланган алты кеше административ җаваплылыкка тартылды. Хулиганлык, төрле җинаятьләрнең күбесенчә эчүчелек нәтиҗәсендә кылынуын, эчүчелекнең куркыныч гамәлләргә китерүен барыбыз да белә. Шуңа да бу юнәлештә һәрдаим профилактика чаралары күрелә. Чикләнгән сәгатьләрдән соң һәм закон таләпләрен бозып аракы сатуның 43 факты ачыкланды. "Уңыш -2014" операциясе барышында 2 җинаять, 13 вак караклык факты теркәлде. Күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, хокук бозулар төрле факторлар белән бәйләнгән. Тамыры бик тирәнгә яшеренгән, тикшерү эшләре берничә елга сузылган җинаять төрләре дә очрый. Агымдагы елда ныклы эзләнүләр нәтиҗәсендә узган ел кылынып, тикшерү процессында булган 4 җинаять эше ачылды.

Полиция хезмәте киңкырлы, күп­төр­ле бүлекләрне берләштерә. Һәр юнәлештә үзара ярдәмләшеп, вакыт белән исәпләшми, кулга-кул тотынып эшләүне таләп итә. Ирешелгән уңай күрсәткечләрнең нигезендә дә югары һөнәри осталык, бердәмлек, башкарган вазыйфага җаваплы караш ята. Гомумән мин коллективны уртак максатлар белән яшәүче бер гаилә дип атар идем. Эшчәнлегебезнең кайсы гына юнәлешен алсак та, һәрбер хезмәткәрне үзенчә батыр дип санап була. Мәсәлән, төрле криминаль вакыйгаларга экспертиза үткәреп, дөрес нәтиҗә чыгару кебек гаять авыр хезмәт башкаучы өлкән эксперт Нияз Шәкүров, җинаятьләрне этләр ярдәмендә ачуда җаваплы эш башкаручы кинолог Фәнис Гыйлаҗетдинов кебек егетләрнең хезмәте мактауга лаек. Шулай ук Шәмәрдәннең полиция пункты начальнигы Рөстәм Гаффаров, оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Илнар Гыйльманов, ЮХИДИнең өлкән инспекторы Марат Гаязов, сорау алу бүлеге начальнигы Илназ Дәүлиев, дежур часте хезмәткәрләре Алевтин Дмитриев, Самат Хәбибуллин һәм башка бик күп егетләр районыбыз иминлеге өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә армый-талмый хезмәт күрсәткән ветераннарыбызга да олы ихтирамыбызны белдерәсебез килә. Киләчәктә дә шулай бердәм булсак, халыкка тагын да якынайсак, тискәре күренешләргә берәү дә битараф булмаса, районда үрнәк тәртип, җәмәгать иминлеге тулысынча сакланыр дип уйлыйм. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык бүлек хезмәткәрләрен ихластан котлап, катлаулы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев