Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында чәй җитештерәләр һәм күпләп сатуга чыгарырга планлаштыралар

Саба чәе яфракларны әчетеп һәм киптереп ясала.

Саба районында урнашкан Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында күпләп сатуга чәй җитештерергә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» журналистына бакча директоры Гөлгенә Зөбәерова хәбәр итте.

Дендрология бакчасында чәй цехы 2018 елның 4 гыйнварында ачылган.

«Монда без унике төрле чималдан чәй ясыйбыз. Алмагач, карлыган, груша, чикләвек куагы, каен җиләге, кура җиләге, кара бөрлегән — менә шуларның яфракларын әчетеп чай ясыйбыз. Өстәмә тагын унөч төрле үләнне киптерәбез, алары инде тимьян, чамбыр, лаванда, шалфей, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә һ.б.», — диде Гөлгенә Зөбәерова.

«Болар бездә әзер чәй булып чыга. Бөтенесе дә кеше кулы белән эшләнә. Компонентларны бутамыйбыз, һәрберсе аерым-аерым пачкада була. Кешеләр шуларның берничә төрен ала да, тәмнәренә карап, үзләре куша һәм шулай куллана, — дип аңлатты ул.

Хәзер әлеге чәйләр Саба районының Лесхоз кибетендә генә сатыла. «Бөтен нәрсәне кулдан эшлибез, бик вак эш бит, күпләп ясап булмый. Өстәмә көчләр һәм җиһазлар булса, бәлки күп итеп чәй чыгарыр идек», — диде дендрология бакчасы директоры.

Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында, Саба районының дендрология бакчасыннан репортажда укый аласыз.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-06-2020/saba-rayonynda-ch-y-iteshter-l-r-m-k-pl-p-satuga-chygaryrga-planlashtyralar-5752649

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев