Сабада һава шартларының бозылуы көтелә
Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы турында кисәтә. 23-27 нче апрельдә республика автив төньяк циклоны йогынтысында булачак. Һава температурасының төшүе, һава шартларының бозылуы көтелә. 23 нче апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак, көндез 16-21 градуска кадәр җылы була. Көньяк-көнбатыш җил, көндез - 15-18 м/с кадәр тизлек белән. Явым-төшем көтелми. Көн ахырында...
Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы турында кисәтә.
23-27 нче апрельдә республика автив төньяк циклоны йогынтысында булачак. Һава температурасының төшүе, һава шартларының бозылуы көтелә.
23 нче апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак, көндез 16-21 градуска кадәр җылы була. Көньяк-көнбатыш җил, көндез - 15-18 м/с кадәр тизлек белән. Явым-төшем көтелми. Көн ахырында һәм кич салкын фронтның якынаюы белән төньяк районнарда бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал.
24-25 нче апрельдә салкын һаваның үтеп керүе көтелә. Вакытлыча яңгыр, юеш кар явачак, кайбер районнарда бераз буран булуы ихтимал. Җил - төньяк-көнбатыш, 18 м/с кадәр тизлек белән. 24 нче апрельдә - 3 градус салкыннан алып 2 грдуска кадәр җылы. 25 нче апрельдә аяз булганда - 6 градуска кадәр салкын, көндез - 3-8 градус җылы.
26 нчы апрельдә шундый ук явым-төшемле салкын һава торышы сакланачак.
Башлангыч фараз буенча, 27 нче апрельдә явым-төшем булмый, температура фоны күтәрелә башлый, көндез 8-13 градус җылы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев