Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада "Автоледи-2014" бәйгесе үтте [+фото]

Узган шимбәдә «Аргамак» картодромында традицион "Автоледи-2014" бәйгесе булды. Быелгы бәйгедә унга якын хатын-кыз катнашырга теләк белдергән иде, ярышка шуларның бишесе килде. Автоледилар әйтүенчә, машина йөртүче туташ-ханымнар хәзер, кем әйтмешли, буа буарлык булса да, алар сынатмагаем дип шикләнүдәнме, башка сәбәптәнме, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләреннән сынау да бирәсе...

Узган шимбәдә «Аргамак» картодромында традицион "Автоледи-2014" бәйгесе булды. Быелгы бәйгедә унга якын хатын-кыз катнашырга теләк белдергән иде, ярышка шуларның бишесе килде.

Автоледилар әйтүенчә, машина йөртүче туташ-ханымнар хәзер, кем әйтмешли, буа буарлык булса да, алар сынатмагаем дип шикләнүдәнме, башка сәбәптәнме, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләреннән сынау да бирәсе бар бит. Югыйсә куркасы юк, бирә алмаган өчен праваңны алмыйлар. Бәйгедә катнашучыларны ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиев тәбрикләде, уңышлар теләде.

Ярыш барышына пропаганда буенча өлкән инспектор Илнур Насыйбуллин, юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең районара филиалы белгече Гүзәл Ягәфәрова күзәтчелек итте.

Билетларны компьютерда чишүдә Розалия Дәүләтшина кагыйдәләрне яхшы белүен раслады. Егерме сорауның берсе генә ялгыш иде. Ә картодромда машинаны фигуралы йөртүдә Миләүшә Насыйбуллина иң яхшы вакыт (4,11 минут) күрсәтте. Шулай итеп гомуми нәтиҗәләр буенча "Автоледи-2014" исеменә Розалия Дәүләтшина лаек булды. Аңа видеорегистратор тапшырдылар.

Икенче урын Айсылу Хуҗинага бирелде.

Өченче урынны Миләүшә Насыйбуллина алды. Аларны мультиварка һәм элект­рон китап белән бүләкләделәр.

Дүртенче-бишенче нәтиҗәләр күрсәткән Ландыш Бадыйкова һәм Гөлназ Хәбибуллина 100 гегабайтлы флешкалы булдылар.

"Киләсе елда да бәйгедә катнашырга без риза. Әмма күнегүләрсез авыррак. Ярыш алдыннан картодромда күнегүләр үтү өчен мөмкинлек тудырылса, яхшы булыр иде",- диделәр автоледилар.

Август аенда районыбыз данын республикада яклаячак Розалия Дәүләтшинага уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев