Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада орчык кадәрле балалар да бадминтон уйный [фоторепортаж]

Әле моннан 5-6 ел элек бадминтонны бар дип тә белми идек. Менә шул уен шулкадәр популяршып бара, хәзер әбиләр дә, бибиләр дә кулына ракетка ала. Әмма бадминтонны җиңел уен дияргә ашыкмагыз, ул техник яктан иң катлаулы спорт төрләренең берсе булып санала. Аны тулысынча үзләштерү өчен спортчыга ун ел күнегү кирәк....

Әле моннан 5-6 ел элек бадминтонны бар дип тә белми идек. Менә шул уен шулкадәр популяршып бара, хәзер әбиләр дә, бибиләр дә кулына ракетка ала. Әмма бадминтонны җиңел уен дияргә ашыкмагыз, ул техник яктан иң катлаулы спорт төрләренең берсе булып санала. Аны тулысынча үзләштерү өчен спортчыга ун ел күнегү кирәк. Димәк, никадәр иртә шөгыльләнә башласаң, шулхәтле шәп.

Безне узган шимбәдә Килдебәк урта мәктәбе базасында 1997-1999, елгы укучылар арасында уздырылган бадминтон ярышында орчык хәтле балаларның да спорт залында мәш килүе сокландырды. Ә бәйгегә район мәктәпләреннән 200гә якын укучы килгән иде. Иртәнге якта башланган уеннар көне буе дәвам итеп, җиңүчеләр кичкә таба гына ачыкланды.

Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бадминтон белән Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары ныклап шөгыльләнә икән. Алар 4 яшь төркемендә 12 призлы урын алдылар. Ун яшьлекләр һәм яшьрәкләр арасында Альбина Вәлиева, 2000-2001 елгылар төркемендә Ләйсән Шакирова, Илшат Миңнегалиев, 14-15 яшьлекләр арасында Язгөл Хаҗиева җиңү яулады.

Шулай ук Ильяс Шиһабиевка да аздан гына җиңү елмаймады. Алар финалда Сатыш урта мәктәбеннән Илнур Гыйльманов белән 14 очкога кадәр уйнадылар. Илнур бу юлы остарак булып чыкты. Зурраклар төркемендә Айзилдә Гәрәева (Мичән) һәм Айдар Гыйльметдинов (Олы Кибәче) җиңде. Беренче урынга чыгучының тагын берсе - Арташ мәктәбеннән Фаяз Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев