Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада әти-әниләр балаларының төнлә урамда йөрүләре өчен җавап тоттылар, бер студентны уку йортыннан читләштерделәр

Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 15 материал каралды. Бүген җәмгыятьтә иң куркыныч, аяныч проблемаларның берсе - гаиләдә ана кеше даими эчкечелек белән шөгыльләнү сәбәпле, социаль яктан авыр шартларда калган балалар язмышы....

Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 15 материал каралды. Бүген җәмгыятьтә иң куркыныч, аяныч проблемаларның берсе - гаиләдә ана кеше даими эчкечелек белән шөгыльләнү сәбәпле, социаль яктан авыр шартларда калган балалар язмышы. Ни кызганыч, районыбызда мондый язмышка дучар булган 41 бала исәпләнә. Утырышта аналык вазифаларын үтәмәгән, бала тәрбияләүдән читләшкән Саба, Алан Елга, Бакшанды авылларында яшәүче өч хатын-кызның эше тикшерелде. Әмма аларның комиссия каршында басып торып та йөзләрендә үкенү, кыенсыну, оялу чаткылары күренмәве тетрәнергә мәҗбүр итте. Комиссия әгъзалары тарафыннан, даими эчүчелек белән шөгыльләнүче сабалы ханымны дәвалану курсларына алып бару мәсьәләсе күтәрелде. Билгеләнгән вакыт эчендә үз-үзен тотышында уңай якка үзгәреш булмаса, балаларның хокукларын яклап, аналык вазифаларын үтәтүдә катгый карар кабул ителәчәге искәртелде. Шулай ук ата-аналар контроле җитмәү сәбәпле, 18 яше тулмаган балаларның 22сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөрүләре белән бәйле 7 материал каралды. Чикләнгән сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарланган Саба, Кырбаш, Урта Нырты авылларыннан балигъ булмаган балалар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар. Әлеге укучыларның тәртипле гаиләләрдән һәм әлегә беренче очрак кына булу сәбәпле, бу юлы кисәтү чарасы кулланырга дигән карар кабул ителде. Икенче тапкыр тоткарланган очракта 2000 сум штрафсыз котыла алмаячаклары кисәтелде. Моннан тыш утырышта Казан шәһәренең Медицина көллиятендә укучы студент кызның дәресләргә йөрмәве, укуга салкын карашы нәтиҗәсендә җәйге сессияне тапшыра алмау мәсьәләсе каралды. Шул сәбәпле, уку йорты дирекциясе тарафыннан студентны учреҗдениядән читләштерү карары чыгарыла. Көллият дирекциясе киләчәктә кызга урта белем алу мәсьәләсен хәл итү буенча комиссиягә мөрәҗәгать итә. Комиссия бу мәсьәләне уңай хәл итте. Укуга салкын караган шәмәрдәнленең әнисенә кызы өчен шактый кызарырга туры килде, моннан соң да нык­лы контрольгә алырга кирәклеге искәртелде. Баланы табу гына түгел, иң мөһиме - җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү икәнлеген беркем дә истән чыгармасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев