Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада ТР муниципаль хезмәткәрләренең III спартакиадасының 1нче этабы старт алды [+фото]

Узган шимбәдә Сабада Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең III спартакиадасының 1нче этабы старт алды. Чаңгы ярышларында катнашырга районнардан 200гә якын кеше килгән иде. Муниципаль хезмәткәрләрне спартакиаданың башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильнур...

Узган шимбәдә Сабада Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең III спартакиадасының 1нче этабы старт алды. Чаңгы ярышларында катнашырга районнардан 200гә якын кеше килгән иде. Муниципаль хезмәткәрләрне спартакиаданың башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильнур Ямалнеев тәбрикләде. Гадәттә ярышларны ачу тантанасы бүләкләүләр белән төгәлләнә.

Бу юлы да алкышлар булды: Олы Шыңар авылында туган якташыбыз Хәлил Шәйхетдиновка шушы көннәрдә булган юбилее уңаеннан Саба муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Министр урынбасары үзе дә буш кул белән килмәгән. Ул Рәис Миңнехановка автоузышлар буенча спорт мастерлыгына кандидат дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан итте. Х.Шәйхетдинов ярышларның Сабада үткәрелүен районда спорт чараларын оештыруга зур игътибар бирелүе белән аңлатты. "Әгәр килеп җитмәгән урыннар бар икән, барлык дәгъваларны да безгә җиткерегез. Без аларны исәпкә алачакбыз һәм кимчелекләрне төзәтәчәкбез",- диде район башлыгы.

Ярышлар матур үтте, аның оештырылуына карата зар белдерүчеләр булмады шикелле. Чаңгы трассасы бөтен шартына туры китереп әзерләнгән иде. Спортчыларны дистанциягә электрон старт сызыгыннан озаттылар, махсус лазер нуры судья компьютерына чаңгычы кузгалып киткән төгәл вакытны җибәреп торды. Нәкъ олимпиадагыча булсын өчен электрон финиш һәм аякларга беркетелгән махсус чиплар гына җитми иде. Беренче булып бер километрга старт Баулы кызы Алсу Газизовага бирелде, ә финишта Мишә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәре Гөлсем Миңнеханованы каршыладылар. Ул күрсәткән нәтиҗәне (4 минут 10,7 секунд) Түбән Камадан Лариса Ирисова гына яхшырта алды. Ларисаның командадашы Елена Аброськина, Гөлсем Миңнехановадан 3,2 секунка калышып, 3нче урынга чыкты. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гөлнара Заһидуллина 5нче нәтиҗәне (4 минут 23,2 секунд) күрсәтте.

Ир-егетләрнең 3 километрга узышында Спасс районыннан Александр Ермилинга (8 минут 5,2 секунд) тиңнәр булмады. Икенче нәтиҗәне күрсәткән Теләче муниципаль районы хезмәткәре Илдар Миңнеголов та (Илдар безнең якташыбыз, Байлар Сабасында яши) аңа 10,7 секунд оттырды.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов 3нче урынны (8 минут 18,9 секунд) алды. Саба командасының тагын бер вәкиле - Мишә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гатиятуллин дистанцияне 13нче күрсәткеч белән төгәлләде. Шулай итеп, районыбызның дүрт спортчысы да башка бер команда ирешә алмаган үрне яуладылар: барысы да беренче унбишлеккә керделәр. Команданың бердәмлеге Саба районы муниципаль хезмәткәрләренә хаклы рәвештә 1нче урынны яулау мөмкинлеге бирде. Икенче урын - түбәнкамалыларда, 3нче урынны Казан шәһәре башкарма комитеты чаңгычылары алды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, ә командаларга кубоклар тапшырылды. Әле декабрьгә дәвам итәчәк спартакиадада спортчы муниципаль хезмәткәрләребезгә яңадан-яңа җиңүләр генә теләргә кала. Рәис Миңнеханов әйткәнчә, районыбыз I спартакиадада -3нче, икенчесендә 2нче урынны алган иде. Инде быел 1нче урынны дәгъваларга барлык шартлар, мөмкинлекләребез һәм ныклы омтылышыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X