Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабадагы Россиянең иң зур кәҗә фермасы киңәйтелә - ул дөньяда иң зуры булырга мөмкин [+фото]

"Саба-Лукоз"га килүче туристлар кәҗә савып, аның сөтеннән туңдырма да ясый ала.

"Лукоз Саба" оешмасы Саба районы Килдебәк авылында урнашкан кәҗә фермасын киңәйтергә ниятли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия кәҗәләрне сәнәгать масштабында үрчетү ассоциациясе директоры, "Лукоз Саба" оешмасы җитәкчесе Тарас Кожанов хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Сабада кәҗә фермасы инде 2011 нче елдан бирле эшли. Бүгенге көндә анда 3200 кәҗә асрала. Тагын 1300 терлеккә исәпләнгән корпус төзелеше планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен, быел 100 млн күләмендә инвестицияләр кертү ниятләнә. Алдагы елларда кертелгән инвестицияләр 320 млн сум тәшкил итә.
"Лукоз Саба" ярты ел эчендә савым күрсәткечләрен 67 процентка, кәҗәләр башын 500 гә арттырган. Предприятиенең кереме 70 процентка арткан һәм гыйнвардан июньгә кадәр 25,6 млн сумнан гыйбарәт. "Бу - бүгенге көндә Россиядә иң эре кәҗә фермасы булып тора. Бүген ферма Россия базарында барлык кәҗә сөтенең өчтән бер өлешен диярлек җитештерә", - дип белдерде Тарас Кожанов.
2019 нчы елга, ферманы киңәйткәч, аның дөнья күләмендә дә иң эре комплекс булуы ихтимал, тик Тарас Кожанов моны кистереп әйтергә җөрьәт итмәде. "Әмма без моңа омтылабыз", - диде ул. Тарас үзе күргән иң эре фермаларның берсе Голландиядә булуын әйтте - анда 5 меңгә якын кәҗә терлеге асрала.
Тарас Кожанов компанияләр төркемендә өч завод булуын билгеләп узды - аның берсе шушы Саба районы Килдебәк авылы янында, икесе Марий Элда. Кәҗә сөтен эшкәртеп, продукция ясаучы "Сернурский сырзавод" ЯАҖ дә Марий Элда, Йошкар-Олада урнашкан. Кәҗә сөтеннән балалар өчен төрле туклану продуктлары җитештерәләр. Сыер сөтеннән аермалы буларак, ул балада аллергия тудырмый.
"Саба Лукоз" оешмасы матбугат хезмәте җитәкчесе Радина Самойленко әйтүенчә, 2018 нче елга предприятие нәселле репродуктор статусын алып, селекция-генетик үзәк ачуны ниятли. "Без яңа токымнар чыгарабыз. Марий Эл фермасында "Марийский" тибы кәҗәсен чыгардык. Бу селекцион казаныш. Сабада да шундый яңа токымнар чыгара торган үзәк булуын телибез", - диде ул.
Кәҗә фермасы базасында уку-өйрәтү үзәге ачылырга мөмкин, туризм инде эшли
Радина ферма базасында, шулай ук, сөт кәҗәләре терлекчелеге белән шөгыльләнүче белгечләрне әзерләү буенча уку-өйрәтү үзәген ачу планлаштырылуын әйтте. "Экотуризм да актив үсеш алачак, күпләр өчен матур табигатьле урында кәҗәләр күрү, алар белән бәйле үзенчәлекләрне белү кызыклы", - дип белдерде матбугат сәркатибе. Радина "Саба-Лукоз"га Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә килүчеләр күп булуын әйтте. Бирегә Казахстаннан, Швециядән һәм башка җирләрдән килүчеләргә Тарас Кожанов бизнес-кейслар, инвестицияләр буенча консультацияләр бирә. "Бездә кунакханә рәвешендә кәҗә терлекчеләре йорты да бар. Сабага килүчеләр кәҗәләр ничек тотылуын карый ала, кәҗә сөтеннән туңдырма да ясап ашатабыз", - дип белдерде Ралина Самойленко. Киләчәктә йортлар саны арттырылачак. Кыскасы, аның сүзләренә караганда, бирегә килүчеләр кәҗә савып карап, сауган сөтләреннән үзләре үк туңдырма ясап, үзләрен чын фермерлар итеп тоя ала.
"Лукоз"ның беренче фермасы 2004 нче елда Марий Элда барлыкка килгән. Аның белән Тарасның әтисе Владимир Кожанов идарә итә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев