Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага килгән немец Райнер Шуберт районыбызның гүзәллеген күреп шаккатты [+фото, видео]

Сабабыз үзенең ямьле табигате, чисталыгы, гүзәллеге һәм яшәү шартлары белән чит төбәктә яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Узган атнада районыбызда Гамбургта яшәүче немец Райнер Шуберт булып китте. Алар бирегә якын дусты, коллегасы Мәскәү өлкәсендә яшәүче Татьяна ханым Купалова белән килгәннәр иде (Татьянаның Сабада туганнан туган сеңлесе Рәмзия Зарипова яши). Райнер әфәнде...

Сабабыз үзенең ямьле табигате, чисталыгы, гүзәллеге һәм яшәү шартлары белән чит төбәктә яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Узган атнада районыбызда Гамбургта яшәүче немец Райнер Шуберт булып китте. Алар бирегә якын дусты, коллегасы Мәскәү өлкәсендә яшәүче Татьяна ханым Купалова белән килгәннәр иде (Татьянаның Сабада туганнан туган сеңлесе Рәмзия Зарипова яши). Райнер әфәнде һәм Татьяна ханым икесе дә спорт белгечләре: берсе Гамбургта футбол буенча тренер булып эшли, Татьяна исә Кубинка шәһәренең спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча булачак чемпионнарны тәрбияли. Кунаклар районыбызның барлык диярлек спорт объектларында булып чыктылар һәм балалар, гомүмән, спорт сөючеләр өчен булдырылган уңай шартларга соклануларын яшермәделәр.Райнер әфәнде Сабадагы чисталыкны һәм һаваның бик чиста булуын ошатты. "Сез бик гүзәл җирдә яшисез икән, шуңадыр инде, монда кешеләр дә бик матур һәм ачык йөзле, киң күңелле икән" - диештеләр кунаклар. Райнер әфәнде Казанның истәлекле урыннарын да яратып караган, Кол Шәриф мәчетендә булган.Кыскасы Татарстан җирен бик яратып, тагын килергә вәгъдә биреп киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев