Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

”Сабаларда булган эчәр суы, каләменең язу карасы (репортаж)

Бүген Саба  мәдәният  йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, “Саба таңнары” газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның тууына 70 ел тулуга багышлаган ”Сабаларда булган эчәр  суы,  каләменең   язу  карасы” дигән  кичә үткәрелде

Бүген Саба  мәдәният  йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, “Саба таңнары” газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның тууына 70 ел тулуга багышлаган ”Сабаларда булган эчәр  суы,  каләменең   язу  карасы” дигән  кичә үткәрелде. Чарага “Яшьлек” үзәге  каршында оештырылган яшь журналистлар түгәрәгенә йөрүчеләр, бергә эшләгән хезмәттәшләре,  район ветераннары, “Мишә дулкыннары” клубы әгъзалары,  туган ягы Кукмара районы делегациясе, язучының гаиләсе, туганнары, дуслары килде. Фойеда  Тәлгат Нәҗмиевның тормыш һәм  иҗат юлын чагылдырган күргәзмә эшләде. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар Тәлгат Нәҗмиев белән күңел  хатирәләрен, истәлекләрен  хәтерләрендә яңарттылар, кичәдә алган  кичерешләре белән уртаклаштылар. Язучының улы Нияз чараны оештыручыларга рәхмәт  белдерде.  “Әти безнең   күңелләргә гади, барыбыз өчен үрнәк, гаилә  җанлы кеше булып  кереп   калды. Әни белән бик матур гомер кичерделәр. Шуңа да, әни, син безгә  бик  кадерле,  озак  яшә, авырма, без сиңа һәрвакыт булырбыз куаныч һәм таяныч. Минем  Шәмәрдән китапханәсенә әтинең исемен  биреп  аның шәхесен  мәңгеләштергән өчен район җитәкчеләренә дә зур рәхмәт әйтәсем  килә”,– дип   сөйләде  ул. Соңыннан Саба ельязмачысының эшен дәвам  итүчеләр тәрбияләү максатыннан игълан ителгән  “Район ельязмачысының рухын яңартыйк»  бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде. Кичә Тәлгат Самат  улының  каберенә зыярәт кылу, чәчәкләр  салу белән  төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев