Проектта катнашу өчен Instagram да #ilovekazan хэштегы белән "Шәһәр", "Төнге тормыш", "Шәһәр затлары", "Яшьләр" һәм "Спорт" темасына фото урнаштырырга кирәк. Аннары фотосурәт проект сайтына эләгә, анда иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү башланды инде.
Күргәзмәгә бары тик шәһәр яше буенча 1009 фоторәсем генә эләгәчәк. Биш җиңүчегә смартфон тапшырылачак. Лидерларны жюри билгеләячәк. Моннан тыш, Казан Башкарма комитетында махсус бүләк тә булу мөмкинлеген белдерәләр. "I love Kazan" гимны да бар, аны "Прогульщики" рок-төркеме музыкантлары иҗат иткән һәм башкара.
Конкурс шәһәрлеләр һәм башкала кунакларында зур кызыксыну уяткан. Оештыручылар белдергәнчә, бүген конкурска 17 мең фото җибәрелгән.