Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабалыларга Россия президенты 1138 хат җибәргән

    "Татарстан почтасы" Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан "Якташлар рәхмәте" ("Благодарность земляков") исеме астында Бөтенроссия акциясе уздыра

    . Акциядә катнашу өчен, почта бүлекчәләрендә куелган логотиплы махсус тартмаларга маркалы, бәйрәм тематикасындагы открытка салырга кирәк. "Акция 18 апрельдән башланды. Укучыларга тарату өчен бәйрәм открыткалары бирелде. Саба районына Россия Президентының 1138 Котлау хаты килде. Аларны 3 майда хат ташучылар укучылар язган открыткалар белән бергә ветераннарга җиткерәчәк. Адресы һәм исеме күрсәтелмәгән, әйтик, хөрмәтле ветеран, дип башланган котлаулар да тапшырылачак",- диде районара почтамт начальнигы Фәнил Ильясов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: