Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй - милләт бизәге

Сабантуйлар килде әйләнеп, Хатирәләр белән бәйләнеп. Сабан тургайлары җыр суза, Бу гомерләр бигрәк тиз уза. Бәйрәм рухы белән яшәреп, Ел үткәнне сизми яшәдек. Яшел келәм күмде җырларны Игенчегә юллыйк җырларны. Без көрәшле халык, хезмәтле Хезмәт белән яулап хезмәтне. Кайнар икмәк табын түрендә - Куанычлар хисе күңелдә. Сабантуйлар килде җиһанга, Уен...

Сабантуйлар килде әйләнеп,

Хатирәләр белән бәйләнеп.

Сабан тургайлары җыр суза,

Бу гомерләр бигрәк тиз уза.

Бәйрәм рухы белән яшәреп,

Ел үткәнне сизми яшәдек.

Яшел келәм күмде җырларны

Игенчегә юллыйк җырларны.

Без көрәшле халык, хезмәтле

Хезмәт белән яулап хезмәтне.

Кайнар икмәк табын түрендә -

Куанычлар хисе күңелдә.

Сабантуйлар килде җиһанга,

Уен көлке, җыр-моң, нур анда!

Мәйдан күрке - көрәш, бил алыш,

Батырларны әйди бу ярыш.

Келәмнәрдә уйный сөлгеләр,

Әйтерсең лә көмеш сөңгеләр.

Мәйдан кыза - олы тамаша,

Бу ямьнәрдән күзләр камаша.

Сабантуйлар милләт бизәге,

Колач җәеп илләр гизә ул.

Илем-җирем торса ямьләнеп,

Сабантуйлар килер әйләнеп.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев