Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның иң актив укучысы iPad планшетка ия булачак

Республикабызда 1 марттан "IT-чемпион" конкурсы старт алды. Бер ай эчендә сайтта 11,8 бала теркәлү узган.

Конкурста Актаныш, Питрәч, Минзәлә, Саба, Спас, Чүпрәле районы мәктәп укычларны актив катнаша. Конкурсның лидеры ­ - Чүпрәле районы Яңа кәкерле мәктәбенең 7 сыйныф укучысы. Ул 616 балл җыйган. Саба районы да лидерлар исемлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары берлектә оештырылган әлеге конкурс халык арасында дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүне популярлаштыруны һәм аларны активлаштыруны күз уңында тота. Балалар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм түләүләрне башкарырга ярдәм итәләр. Теркәү алдыннан, әгәр Порталда (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет бар икән инде, теркәү формасындагы тиешле тәрәзәгә мәктәп укучысының "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" (edu.tatar.ru) мәгълүматый системасыннан логин кертү кирәк. Шулай итеп Портал һәм логин арасында элемтә урнаштырылачак. Шәхси кабинеттагы блокка хезмәтләр өчен түләүченең "шәхси мәгълүматлар"ын тутырган һәм алар тарафыннан башкарылган түләүләр өчен укучыга баллар куела. Алар аның "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүматый системасындагы Шәхси кабинетында чагылачак. Шул ук вакытта әлеге чарада катнашучы 1-11нче сыйныфларда белем алучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә.

Билгеле бер күләмдә балл җыйган өчен призлар да каралган. Мәсәлән, 20 балл өчен - "iT-чемпион" магниты, 50 булса - "Иннополис" блокноты, "Барсик - ЮНИ" блокноты, 150гә - 4 ГБлы "iT-чемпион" флешкасы, 4 ГБлы "IT-чемпион" браслеты, 350 балл икән - 8ГБлы каләм-флешка. Һәр районның иң актив укучысыны iPad планшеты бүләк итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев