Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечеләре бүләкләнде

Узган атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы комплексы белгече" III республика бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың 194 иң яхшы авыл хуҗалыгы белгеченә грантлар тапшырылды Йөз мең сум акчалата бүләккә һәм дипломнарга ия булучылар арасында безнең районнан "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе баш...

Узган атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы комплексы белгече" III республика бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың 194 иң яхшы авыл хуҗалыгы белгеченә грантлар тапшырылды Йөз мең сум акчалата бүләккә һәм дипломнарга ия булучылар арасында безнең районнан "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе баш икътисадчысы Гөлсинә Кәбирова, "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе баш бухгалтеры Наилә Хаҗиәхмәтова, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы баш бухгалтеры Раилә Хәсәншина, "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалы баш инженеры Альфрит Вәлиуллин, баш агрономы Азат Галимуллин, "Туган як" җәмгыяте баш инженеры Рифкать Гарипов, агроном-бригадиры Рәлиф Шәрифуллин, "Саба" җәмгыяте баш зоотехнигы Ранур Баһавиев, ветеринария табибы Илдус Яруллин, "Татмит Агро" җәмгыяте зоотехнигы Илнар Хәев, авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар мәсьәләсе буенча консультанты Наил Нурмиев, терлекчелектә нәсел эше (СПС) началь­­ни­гы Рау­­шан Гатиятов бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев