Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Салават юллары буйлап” киноэкспедициясе Эстониягә киткән

Чабаксар һәм Казаннан соң, Түбән Новгород Кремлендә һәм Түбән Новгородта фильм кадрлары төшерелгән.

Салават Юлаев һәм Юлай Азналинны Рогервикка мәңгелек сөргенгә озаткан маршрут экспедициясе 30 майда Уфада башланып, Россия шәһәр-авыллары буйлап узган. Бүген иртән, 13 июньдә, экспедиция Эстониягә юл алган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Чабаксар һәм Казаннан соң, Түбән Новгород Кремлендә һәм Түбән Новгородта фильм кадрлары төшерелгән. “Һәр шәһәрдә диярлек Салават һәм әтисе булган яки булырга мөмкин булган төрмәләрне төшердек. Документаль материал бик зур һәм ул тарихчылар өчен яңа кызыклы ачышлар вәгъдә итә”, - дип сөйләгән режиссер.

5 июньдә экспедиция Владимирда, аннан соң Домодедово, Тверьда булган. 11 июньдә киноэкспедиция Түбән Новгородта кадрлар төшереп, шулай ук өлкә китапханәсендә очрашу уздырган. 12 июньдә төшерү төркеме Псков шәһәренә килгән. Биредә Псков Кремлендә һәм башка тарихи урыннарда фильмга кадрлары төшерелгән. 

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев