Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкыннар килү сәбәпле «Россия чаңгысы» вакыты күчерелә

Ярышлар 18 февральдә узачак.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Синоптикларның каты салкыннар фаразлавы нәтиҗәсендә бөтенроссия массачыл «Россия чаңгысы-2017» ярышы Казанда 18 февральгә күчерелде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаңгы спортын яратучылар өчен барлыгы өч мәйданда: Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урман паркында һәм Гаврилов урамы буендагы Казансу тугаенда чаңгы трассалары әзерләнә.

«Россия чаңгысы-2017» ярышларында катнашырга теләүчеләргә ярышларның традицион символы булган башлык һәм старт номерыннан торган старт комплекты алырга кирәк булачак. Аның өчен шәхесне билгеләүче документ һәм табиб белешмәсе (яки сәламәтлегем өчен үзем җаваплы дигән язма) мандат комиссиясенә тәкъдим ителә.

Комиссия 11 февральгә кадәр 13 -18 сәгать аралыгында «Хезмәт резервлары» стадионы чаңгы базасында (Николай Ершов ур., 7а йорты) эшли, дип билгеләп үтәләр ярышны оештыручылар.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/08/134643/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев