Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә

Өстәмә кыйммәткә салым һәм иминият взнослары буенча декларацияләр 15 майга кадәр бирелергә тиеш.

Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда учетта булган барлык салым түләүчеләргә кагылышлы берничә ярдәм чарасы кертелгәнен белдерде.

«Марттан майга бирелергә тиешле салым декларацияләре өч айга чигерелә. Өстәмә кыйммәткә салым һәм иминият взнослары буенча декларацияләр дә бар. Алар буенча хисап 15 майга кадәр бирелергә тиеш», — диде ул.

Марат Сафиуллин салым эшләми торган көннәр тәмамлангач түләнүен искәртте. Әгәр салым түләү срогы апрельдә булса, ул хәзер майда беренче эш көненә күчә.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев