Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самарада татар мәдәниятенә багышланган бәйгегә гаризалар кабул ителә

Конкурска эшләрне 5 сентябрьгә кадәр кабул итәләр.

Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен “Туган як тарихын һәм мәдәниятен беләсеңме?” дип аталган фәнни конкурс оештырыла. Бәйгегә татар тарихына һәм мәдәниятенә, Самара өлкәсенең милли тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы эшләр кабул ителә. Бу хакта “Самара татарлары”сайтында хәбәр ителә.

Быел Самарадагы “Туган тел” татар җәмгыяте төзелүгә, Самара Җәмигъ мәчетенә һәм “Яктылык” татар мәктәбенә нигез салынуга 30 ел тулу билгеләп үтелә. 1989 елда илдәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр бу сәбәпле узган бу вакыйгалар, Самара өлкәсендә татар милли-рухи хәрәкәтенә этәргеч булды, диелә әлеге хәбәрдә.

Конкурста катнашу өчен мәктәп укучыларын һәм студентлар чакырыла. "Тамырлар. Самарская Лука мәйданында Болгар цивилизациясе" темасы аеруча хуплана. Шулай ук татар, Самара өлкәсенең соңгы чорлардагы милли мәдәнияте һәм тарихы белән бәйле эшләр кабул ителә.

Төрле темаларга эшләрне тапшыруның соңгы срогы 5 сентябрь. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр биреләчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев