Санитария-экология икеайлыгы
Яңалыклар

Санитария-экология икеайлыгы

Саба муниципаль районы башкарма ко­митеты карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистарту, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31майга кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде.

  Җирле  үзидарәләргә 31 майга  кадәр  элек  ачыкланган санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерергә,  яңалары барлыкка килүгә юл  куймау чаралары  күрергә, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итәргә  кушылды. Оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, халыкка  территорияләрне  тәртипкә китерү эшен оештырырга тәкъдим ителә.  2018  елда  төзекләндерү  кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен физик  затларга 210 беркетмә  төзелгән  иде.

Фото: https://pixabay.com | MabelAmber


Нет комментариев