Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санитария нормаларын бозган өчен җәзаны кырысландырырга мөмкиннәр

Санитария нормаларын бозган өчен җәзаны кырысландыруны Ирина Яровая тәкъдим итте.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмаларында санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны арттыру турында тәкъдимне хуплады. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Җәзаны кырысландыру турындагы тәкъдимне бүген балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча экспертлык советы утырышында Дәүләт Думасы спикеры Ирина Яровая тәкъдим итте. Ул санитария нормаларын бозу балалар сәламәтлегенә зыян салган очракта, аларны җинаять төренә кертергә кирәк дип саный.

"Үзгәрешләр җинаять эшләренең җаваплылыгын күтәрәчәк һәм кылынган җинаятьнең срогын арттырачак", - диде спикер.

Утырышта 2018 ел азагында Приамурьеда булган хәл турында фикер алыштылар. Анда 20гә якын бала С гепатиты белән зарарланган иде.

Фото: https://pixabay.com | LandScapePhotographer

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев