Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санкцияләрме?

5 ноябрь якынлашкан саен, Иран ти­рәсендә санкцияләр боҗрасы кысыла бара. Соңгы көннәрдә Иранга каршы санк­цияләргә Кытайның да килеп кушылуы, янки йогынтысының әле дөньяда зур көчкә ия булуын күрсәтә. Кытайның нефть-газ корпорацияләре ноябрь аена Фарсы неф­тенә заказ ясамадылар. Кызык: япон һәм һинд эре бизнесы да тыелган “кара ал­тын“нан баш тарта икән.

2015 елга кадәрге санкция чорында иранлылар нәкъ менә Кытай һәм Һиндстан базарына нефть чыгарып исән калганнар иде. Бүген бары тик Россия генә Иран нефтен алып эшкәртергә һәм Көнбатышка озатырга җыена. Кремль­нең Вашингтоннан курыкмаган булып кылануы россиялеләр өчен кыйммәткә тө­шүе ихтимал. Күреп торабыз бит: әле чамалап кына кертелгән санкцияләр дә безне ярыйсы ук какшатты. “Кара алтын“ның бик югары бәясе дә булышмый: икътисад бер урында таптана, сум сазлыкка батып бара.


Хәзер Фарсы култыгында хәл кис­кенләшсә, иранлылар нефть танкерлары йөрүче диңгез култыгын бикләргә дип вәгъдә итәләр. Бу вәгъдә тормышка аша калса, без нефть бәясенең күккә сикерүен, дөнья икътисадының төпкә чумуын кү­зәтер идек. Хәер, глобаль икътисад болай да зур кризис бизгәге белән чирли инде. Үткән атнада төп биржалар барысы да кызыл зонада ябылдылар. Дөнья лидерлары шуңа күрә сыныкка селтәү эзләү белән мавыгалар, кризис өчен гаеплене билгеләп куярга тырышалар. Глобаль кризисны фарсылар өстенә ягып булса, начар түгел бит. Тик мондый сыныкка селтәү эзләүләр киеренкелекне бик нык арттыра, зур сугыш куркынычын якынайта. Моңарчы сугыш күсәге белән селтәнүдән тыелып торган хәйләкәр Кытай лидеры Си Цзиньпин да әнә: “Игътибарны сугышка әзерләнүгә тупларга кирәк“, – дип ачыктан-ачык белдерде.

 

Биржа котировкаларының кызыл төскә буялуы зур сугышның чаңы булып ишетелә хәзер. Чаңга күпме генә какма, янгынны барыбер янгын сүндерүчеләргә сүндерергә туры киләчәк бит инде. Кризис янгынын сүндерүне бүген дөнья лидерлары хәрбиләр кулына тапшырырга телиләр. Димәк, халыклардан зур кан таләп ителә­чәк. “Барлык гаепләрне дә сугыш оныттыра“ (Война все спишет) дигән  урыс әйте­мен куллануны кайсы төбәктән башларга икә­нен ачыклап бетерә алмыйча гына ин­тегә әлегә сәясәтчеләр.

Фото: https://pixabay.com | RonnyK

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев