Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәпсез дәрес калдыруларга юл куйган ата-аналарга ныклы шелтә белдерелде

29 октябрьдә узган Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 12 материал тикшерелеп, анализланды. Каралган ма­териалларның бишесе балалары Шә­мәрдәннең "Салават күпере" балалар бак­часында тәрбияләнгән өчен взнос тү­ләмәү сәбәпле, зур суммада бурычлары җыйналган әти-әниләргә кагылышлы иде. Өч-дүрт ай дәвамында балаңның бакчада ныклы тәрбиядә, тулысынча...

29 октябрьдә узган Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 12 материал тикшерелеп, анализланды. Каралган ма­териалларның бишесе балалары Шә­мәрдәннең "Салават күпере" балалар бак­часында тәрбияләнгән өчен взнос тү­ләмәү сәбәпле, зур суммада бурычлары җыйналган әти-әниләргә кагылышлы иде. Өч-дүрт ай дәвамында балаңның бакчада ныклы тәрбиядә, тулысынча тәэмин ителгән булганы өчен түләүгә акча табылмавы аңлашылмый, билгеле. Комиссиягә чакырылган ата-аналарның үз гаепләрен танулары һәм алда билгеләнгән вакытка түләргә ышандыруларын исәпкә алып, барысына да кисәтү чарасы кулланылды. Шулай ук Сабада яшәүче әти-әнинең дә балалар бакчасына җыйналган бурычлары мәсьәләсе икенче тапкыр тикшерелде. Бу очракта әти һәм әни акчасызлыкны икесенең дә сәламәтлекләре булмау сәбәпле, эшли алмауда дип аңлатырга тырыштылар. Әмма нинди генә очракта да әти-әни җилкәсеннән баласына карата җаваплылык алынмый. Баласына белем бирүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән, ягъни сәбәпсез дәрес калдыруларга юл куйган ата-аналарга ныклы шелтә белдерелде. Саба гимназиясендә укучы бала, үзенә бирелгән уңай характеристика нигезендә комиссиядә учеттан төшерелде.

Комиссия утырышында төрле мәсьәләләр каралса да, нинди генә очракта да баланы социаль яклау төп бурыч булып кала. Ягъни тормыш китабының беренче битләре генә языла башлаган балаларны җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән саклап калу. Тик, ни кызганыч, әти-әнинең җылы канаты астында, тулы кайгыртучанлыкта үсәргә тиешле сабыйлар авыр тормыш шартларында калып, язмыш сынауларында бәргәләнергә мәҗбүрләр. Комиссиянең еллар дәвамындагы эш­чәнлеге күр­сәт­кәнчә, бирегә үз хатасын аңлап, кылган ялгышлыгына ти­рән үкенү белән килүче әти-әниләр белән беррәттән, баласы язмышына бөтенләй битараф ата-аналар да очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев