Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Себер татарлары “Себер сандугачы” бәйгесе уздырды

Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.

убылда өлкә күләмендә узган “Себер сандугачы” бәйгесенә Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан төрле яшьтәге катнашучылар җыелган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

"Беренче көнне тамашачылар кырыкка якын төрле милли киемнәрдә булган катнашучылар башкаруында эстрада, моңлы халык җырларын, автор-башкаручыларның чыгышларын ләззәтләнеп тыңладылар. Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде", - дип язылган әлеге хәбәрдә.

Күп профильле техникумның А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният бүлегенең югары квалификацияле укытучысы Евгений Кузнецкий, Россия һәм халыкара фестивальләр лауреаты, Тубылның атказанган шәхесе Зәкинә Арангулова, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәгенең югары категорияле укытучысы, ”Киләчәк тавышы” Халыкара бәйгесе җитәкчесе Фәйзәнә Сәйфуллина катнашучыларның чыгышларына бәя биргән.

Икенче көнне катнашучыларга дипломнар, җиңүчеләргә лауреат дипломнары һәм статуэткалар тапшырганнар. Җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре сәләтле балаларның чыгышлары, эстрада, халык җырлары кертелгән концерт программасы белән дәвам иткән.

"Җиңүчеләрне себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева котлап, туган телләрен белгән балаларга, вокал-җыр сәнгатен үстерүдә күп көч куйган җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Яңа талантлар ачкан ”Себер сандугачы” фестиваленә озын иҗади юл теләде", диелә хәбәрдә. 

Фото: http://yanarish72.ru/

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев