Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь Роберт Миңнуллин: Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе

Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел, диде Татарстанның халык шагыйре.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Роберт Миңнуллин Уфада бөек татар шагыйренә һәйкәл ачылуны татар халкы өчен дә, башкортлар өчен дә күптән көтелгән мөһим чара булуын әйтте. "Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе", - диде ул "Татар-информ"га.

Роберт Миңнуллин Уфада Тукайга һәйкәл кую турындагы сөйләшү күп еллар элек башланганын әйтте.

Тукайга һәйкәл сорап, Башкортстан язучылары мәкаләләр, республика зыялылары Башкортстан башлыгына зур хат язды, мин дә мәкалә яздым. Еллар узды, һәйкәлнең кайда булырга тиешлеге дә кабул ителгән иде. Əмма кайбер татар иҗтимагый оешмаларының үзара килешмәүләре аркасында, "һәйкәлне монда куярга кирәк, тегендә куярга кирәк, ул мондый булырга тиеш, тегенди булырга тиеш" дип, сузылды.

Мин шушы һәйкәлне ачуда катнашуыма бик шат. Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел. Ул безне берләштерә, чөнки Тукай ул башкорт халкының да милли шагыйре. Алар аны үзләре дә әйтә, Мостай ага Кәрим дә әйтте", - дип билгеләп үтте Роберт Миңнуллин.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X