Саба таңнары

Миләүшә һәм Расим Шакировлар Кремльдә кунакта

Республика көне алдыннан, 26 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу бергәләп 50 елдан артык гомер кичергән бәхетле парлар, күп балалы, асрамага бала алып тәрбияләүче гаиләләр, Бөек...

Республика көне алдыннан, 26 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу бергәләп 50 елдан артык гомер кичергән бәхетле парлар, күп балалы, асрамага бала алып тәрбияләүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераны, спортчылар, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләр гаиләләре, авыл хуҗалы­гы вәкилләре.

Гөлсинә ханым һәм Рөстәм әфәнде Миңнехановларның кабул итү тантанасына барлыгы төрле милләт вәкилләреннән булган 50 ләп гаилә чакырылган. Мондый тәүге очрашу үткән елда да уздырылган иде һәм традициягә нигез салды.

"Республикада иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләп без яшьләргә үрнәк күрсә­тәбез, чөнки гаилә ул - дәүләтебез, республикабызның ниге­зе, традиция­лә­ребез һәм мәдәният­ләребезне саклау асылы. Бүген без республикабыз күпконфессияле, күпмилләтле дип әйтә алабыз, тынычлыкта, татулыкта яшибез һәм ата-бабаларыбыз тудырган шартлар нәтиҗәсендә үсеш алабыз. Без иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшырырга тиешбез. Сез яшьләребезгә үрнәк булып торырлык гаиләләр", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне.

Хөрмәтләү чарасында безнең районнан Югары Симет авылыннан Миләүшә һәм Расим Шакировлар гаиләсе кунак булды. Гаилә башлыгы 39 ел ферма мөдире булып эшли, тормыш иптәше 40 ел сыер сава. Биш бала - 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары бар. "Республикадан килгән гаиләләр белән аралаштык, шәһәр буйлап йөрдек, бик күңелле булды. Оештыручыларга, безне барлап, районнан озата баручыларга рәхмәт. Тормыш рәхәт, бар җир ялт иткән, кадерен белеп яшик", - дип изге теләкләрен безнең белән дә уртаклашты Расим Шакиров.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: