Саба таңнары

Шамил Галиев үзен җырчы буларак сыный

Шамил Галиевны без оста биюче, фокусчы буларак беләбез. Ул - дөньякүләм танылган "Дю Солей" циркында да эшләгән шәхес. Ләкин Шамил Галиев булган сәләтләре өстенә, үзен җырчы буларак та сынап карарга булган. Күптән түгел ул "Кредит" юмор төркеме егете Илдар Ямалиев белән бер җыр иҗат иткән. Олы йөрәкле кечкенә кешене нәрсә...

Шамил Галиевны без оста биюче, фокусчы буларак беләбез. Ул - дөньякүләм танылган "Дю Солей" циркында да эшләгән шәхес. Ләкин Шамил Галиев булган сәләтләре өстенә, үзен җырчы буларак та сынап карарга булган. Күптән түгел ул "Кредит" юмор төркеме егете Илдар Ямалиев белән бер җыр иҗат иткән. Олы йөрәкле кечкенә кешене нәрсә җырларга этәргән микән?


- Быел Шамил Галиевның сәхнәдә булуына 25 ел тула. Шушы уңайдан 9 ноябрьдә Филармония концертлар залында чара узачак. Бу кичәгә үзенчәлекле чыгыш, төгәлрәге җыр әзерлисем килде. Аны иң якын кешеләрем - әниемә, сеңлемә һәм сөекле тормыш иптәшем Гөлнарага багышладым. Җыр да "Иң якын кешеләрем" дип атала. Бу җыр кичә өчен махсус иҗат ителде. Моңа кадәр җырлап караганым булмады, мин бит биюче. Тамашачым тыңлап карагач, үзе бәя бирер, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Шамил Галиев.


Кичәдә шулай ук Шамил Галиев өр-яңа биюләр, фокуслар һәм мюзикллар да тәкъдим итәчәк. Юбилей концертында биюченең якын дуслары - Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Гөлнара Габидуллина, ИлГәрәй һәм Фидәрис Мортазин да чыгыш ясар дип көтелә. Кичәне "Кредит" юмор төркеме егетләре алып барачак.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/50248-shamil-galiev-үzen-җyirchyi-bularak-syinap-karamakchyi.html

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: