Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шапшакларга «сәлам хаты» килә башлый

Ел башыннан бирле Казанда 7100 тышкы тәртип кагыйдәләрен үтәмәү очрагы теркәлгән. Юридик һәм физик затлар 4174 мәртәбә административ штрафка тартылган.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Сабиров сөйләгәннәргә караганда, “Жилище и комфорт” белән “Идел буе районы” идарәче компанияләре торак йортлар янындагы контейнер мәйданчыкларын инде” чүп-чар полигоны” дип уйлыйлар ахырысы.
– Тәртипсезлек хөкем сөргән контейнер мәйданчыклары шушы идарәче компанияләр карамагындагы җирлектә шактый еш теркәлә, – ди Әлфир Сабиров.

“Тандер” ябык акционерлык җәмгыяте (“Магнит” кибетләре челтәре) тышкы тәртип кагыйдәләрен үтәмәүдә әйдаман. Алар инде берничә ел дәвамында тәнкыйтьләп телгә алына. Быел да әлеге сәүдә оешмасына җиде мәртәбә “сәлам хаты” җибәрелгән. “Почта России” федераль дәүләт унитар предприятиесе, “АгроТорг”, “Саклык банкы”, “Современные технологии”, “РусАлко”, “Заречье” идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр дә шапшаклар исемлегендә.
Шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алмыйча торып, йорт яки бина диварына игълан беркетергә, реклама корылмасы урнаштырырга ярамый.

 

– Тышкы мәгълүмат корылмалары урнаштыру кагыйдәләрен бозуның 1500 очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга 690 беркетмә тутырылды, 441 реклама корылмасы сүтелде, ә 124 реклама корылмасына рөхсәт алдынды, – диде Әлфир Сабиров. – Бу мәсьәләдә җаваплылык сизелә. Тышкы мәгълүмат корылмалары урнаштыру кагыйдәләрен бозу очраклары 2015 елдан башлап 20 процентка кимеде.

Казанда тагын 78 урынга рөхсәтсез рәвештә чүп-чар түгә башлаганнар. Әмирхан урамындагы “Автобазар” артындагы агачлык та әледән-әле төзелеш һәм азык-төлек базары калдыкларын түгү “полигонына” әверелдерелә икән. Шәһәрдә 101 төзелеш мәйданчыгында йөк машиналарының тәгәрмәчләре юдыртыла. Урамга пычрак ташучы төзелеш оешмаларына зур штрафлар салына.

Әлфир Сабиров юридик затларны үз территорияләрендәге карны чыгару буенча подрядчы оешмалар белән килешүләр төзүне сузмаска чакырды. Территориядәге карны шәһәр урамына чыгарып өю катгый тыела, моның өчен шулай ук штраф яный.

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев