Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаян фотолар бәйгесе

1 апрель - көлке көне уңаеннан игълан иткән фото(видео) конкурсыбызны газета укучыларыбыз, ягъни интернет дусларыбыз бик яратып өлгерде. "В Контакте" сайтындагы сәхифәбезгә көнләп түгел, сәгатьләп агылучы кызыклы фотолар әнә шул турыда сөйли. Кайберләрен (сыйфатлыларын, әлбәттә) сайт "диварына" элеп тә куйдык, бәлки үзегез дә күреп хозурлангансыздыр. Дөрес, фото һәм видеолар арасында...

1 апрель - көлке көне уңаеннан игълан иткән фото(видео) конкурсыбызны газета укучыларыбыз, ягъни интернет дусларыбыз бик яратып өлгерде. "В Контакте" сайтындагы сәхифәбезгә көнләп түгел, сәгатьләп агылучы кызыклы фотолар әнә шул турыда сөйли. Кайберләрен (сыйфатлыларын, әлбәттә) сайт "диварына" элеп тә куйдык, бәлки үзегез дә күреп хозурлангансыздыр. Дөрес, фото һәм видеолар арасында әдәпсезләре һәм авторлар тарафыннан интернеттан әзер фото табып җибәрүчеләр дә бар, алар, конкурс шартлары буенча, исәпкә алынмый. Тормыштан бер мәзәкле күренешне видеога төшереп җибәрүчебез дә бар. "Безнең маҗаралар" дигән видеодагы сюжет эчтәлеген язып тормыйбыз, сайтка үзегез кереп таныша аласыз. Кыскасы, конкурс барып чыкканга охшап тора! Фотоларны электрон почта аша sabatannar@rambler.ru яки "В контакте" сайтында (http://vk.com/id196440090) кабул иттек. Озакламый конкурка йомгак та ясарбыз. Җиәүчеләргә бүләкләребез дә әзер! Ә хәзергә иң кызыклы тоелган берничә фото белән танышыйк.

"Әни, кемнәр бу?! Каравыыыыл!"

Фотода Сабадан 4 яшьлек Адель Сафин. Әнисе Лилия әлеге фотоны 2012 елда Анапада ял иткән вакытта төшергән.

Шәмәрдәннән Әлфия Закировадан килде:

Кызлар арасында утырам,
Мине сез күрәсезме?
Кузгалып киткәнче тизрәк
Фотога төшерәсезме?


Иртән торып тәрәз ачсам,
Ат тора мина карап.
Ничек чыгып качарга дип,
Мин дә торам аптырап.
Зөлфәт Вафин, 4 яшь,Саба. "Бу фотоны быел Лаеш районына туганнарыбызга баргач төшереп алдык, ул үзебезгә дә бик ошый" дип уртаклаша әнисе Лилия.

"Ипотека - шәп нәрсә, менә миңа да бирделәр быел", - ди кәҗә өстенә кунаклаган тавык. Ләйсән Хисмәтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 апрель конкурс