Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шаян ТВ” Шаян белән Биби курчагын ясарга җыена

Бүген Казан Кремлендә “Шаян ТВ” балалар телевизион каналы презентациясен телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова тәкъдим итте.

“Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы үзенең төп геройларын курчак итеп чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» фестивале кысаларында оештырылган презентациядә хәбәр ителде.

“Шаян ТВ” балалар каналының төп геройлары – тиктормас малай Шаян һәм акыллы кыз Биби. Шулай итеп, һәр татар яхшы белгән “Беренче театр” телеспектаклендә Фирдәвес Әхтәмова башкарган асрау Биби образын “Шаян ТВ” башка имиджда танытырга җыена – “Шаян ТВ”ның героинясы күп укый торган акыллы, матур кыз бала.

Шаян образында – Казанның 93нче мәктәбе укучысы Илдар Гыйниятов, Биби – Биектаудагы 4нче гимназия укучысы Самирә Йосыпова, . Алар икесе дә кастинг аша сайлап алынган.

Бүген “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы презентациясен телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова тәкъдим итте. Геройлар һәм каналның тапшырулары белән дә ул таныштырды. “Безнең канал геройларыбызның курчакларын чыгарачак”, - диде ул, презентация залындагы баннерга төшерелгән малай һәм кыз рәсеменә күрсәтеп. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев