Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше авылында яшәүче Мөкатдисә әбигә 90 яшь тулды

Агымдагы елның 6 апрелендә Шекше авылында яшәүче Мөкатдисә Нуриәхмәт кызы Галләмовага 90 яшь тулды.

Бу олы һәм куанычлы бәйрәмне акъәби яхшы кәеф белән каршы алды. Ул Теләче районы Казаклар авылында туган. Гомере буе укытучы булып эшләгән, сугыш вакытында немец телен укыткан. Юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин тәбрикләде, Россия Президентын котлау хатын тапшырды. Шат күңелле акъәби бик куанды, зурлап килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев