Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәләт” клубында – Сәләтлеләр җыйналды

27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районының 6 нчы номерлы сәләтле балалар өчен лицей-интернатында «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте. Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 район һәм шәһәрләренең Сәләтле балалар...

27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районының 6 нчы номерлы сәләтле балалар өчен лицей-интернатында «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте. Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 район һәм шәһәрләренең Сәләтле балалар өчен оештырылган мәктәпләрендә белем алучы 60 бала катнашты. Әлеге семинарда Саба районы сәләтле балалар мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Фәридә Нәбиуллина, Диләрә Шәрәфетдинова, Гөлия Хәйруллина, Әдилә Хәсәновалар катнашып, өйрәнү үттеләр. Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы итеп төзелгән иде. Башта катнашучыларны «Сәләт» дөньясы белән - принциплар, проектлар, гомумән «Сәләт» клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары инде Анна Фельдман тарафыннан псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләре ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев