"Сәләт-Саба" үз эшен башлап җибәрде
Сәләт, сәлкеш, әйдаман... Бу сүзләр белән бүген "Кояшкай" лагерендагы "Сәләт" сменасы балалары танышты. Сәгать иртәнге тугыз, йөрәкләр тибеше башка көндәгедән аерылып тора. Менә беренче бала ишекне ачты да, аның күзендәге очкын әйдаманнарга күчте. Сәлкешләрне каршы алып бүлмәләргә урнаштырганнан соң, "квест" уены уйналды. Сәлкешләр һәрберсе әйдаман кулыннан футболка алды. Кичке чара...
Сәләт, сәлкеш, әйдаман... Бу сүзләр белән бүген "Кояшкай" лагерендагы "Сәләт" сменасы балалары танышты. Сәгать иртәнге тугыз, йөрәкләр тибеше башка көндәгедән аерылып тора. Менә беренче бала ишекне ачты да, аның күзендәге очкын әйдаманнарга күчте. Сәлкешләрне каршы алып бүлмәләргә урнаштырганнан соң, "квест" уены уйналды. Сәлкешләр һәрберсе әйдаман кулыннан футболка алды. Кичке чара булып әйдаманнарның үзләре төшергән видеоязма күрсәтелде. Төркемнәр үзләре белән таныштыру өчен, плакатлар, сөрәннәр тәкъдим иттеләр. Сәгать телләре 10га бара башлагач сәлкешләр "шәмчек"ләргә таралды. Һәрбер бала үз фикерен әйтте. Менә беренче көн шулай яхшы кәеф белән үтеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев