Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балаларга белм бирү мәктәбендә кыш уртасында алмагач чәчәк аткан

Яңа ел алдыннан, гадәттә, могҗизалар, гаҗәеп хәлләр еш була. Ләкин мондый хәлне әле беркемнең дә күргәне булмагандыр. Бу вакыйганың кыскача тарихы болайрак: Яңа ел алдыннан мәктәпне бизәү буенча конкурс игълан ителде. Инде декабрь аеның беренче көннәрендә үк безнең мәктәбебезнең һәр почмагы Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзер булып, балкып тора иде....

Яңа ел алдыннан, гадәттә, могҗизалар, гаҗәеп хәлләр еш була. Ләкин мондый хәлне әле беркемнең дә күргәне булмагандыр. Бу вакыйганың кыскача тарихы болайрак:

Яңа ел алдыннан мәктәпне бизәү буенча конкурс игълан ителде. Инде декабрь аеның беренче көннәрендә үк безнең мәктәбебезнең һәр почмагы Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзер булып, балкып тора иде. Һәр сыйныф үз территориясен мөмкин кадәр кызыклы һәм кабатланмас итеп бизәргә тырышты: башлангыч сыйныфлар блогы - "Кышкы сихри урман" темасын ачып бирсә, инглиз теле блогында чыршы инглиз телендә язылган сүзләр белән, ә филология бүлегендә төрле язучыларның портретлары белән бизәлде. Төгәл фәннәр бүлегенә керсәң, физика фәненнән «Гравитация» темасына дәрес тә үткәрергә мөмкин иде. Ә мәктәпнең беренче катында гаҗәеп зәвыклы итеп "Кышкы урман" композициясе эшләнде. Бу композиция өчен алмагач ботаклары да кулланылды. Һәм.... берничә көннән карасак, алмагачларыбыз бөреләнгән. Ә Яңа ел алдыннан, алар барыбызны да сөендереп, чәчәк тә аттылар. Мәктәптә хәтта алмагач чәчәге исе килеп тора. Менә шундый могҗизалар да була икән: кыш уртасында алмагач чәчәк атты!

Сәләтле балаларга белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев