Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтлеләргә – аерым мәктәп

Башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып барган яңа уку елын районыбыз сәләтле балалар мәктәбе (тулы исеме: Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе) ачып каршылый. Анда кемнәрне алалар, ничек укытачаклар? Бу сораулар байтак ата-аналарны кызыксындыра....

Башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып барган яңа уку елын районыбыз сәләтле балалар мәктәбе (тулы исеме: Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе) ачып каршылый. Анда кемнәрне алалар, ничек укытачаклар? Бу сораулар байтак ата-аналарны кызыксындыра. Шул хакта сөйләвен үтенеп, район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакировка мөрәҗәгать иттек.

-Республикада мондый мәктәп моңарчы бары тик Актаныш районында бар иде. Ул ике ел эчендә үзен бары тик яхшы яктан гына танытты. Күрше районнар һәм чит төбәкләрдән килеп укучылар да мәктәпне тиз арада үз итте. Республика җитәкчелеге шундый мәктәпләрне тагын берничә районда ачу һәм аларның бердәм челтәрен булдыру турында карар чыгарды. Моның өчен Саба районы сайлану - бик сөенечле. Әлеге мәктәпләр милләтебезнең киләчәге булган рухи һәм әхлакый яктан бай укучыларга белем һәм тәрбия алуда киңрәк мөмкинлекләр тудыра.

-Белем бирү методикасы ничек булачак соң?

-Класста укучылар саны 12-15тән артмаячак. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, укыту филология һәм физика-математика юнәлешләрендә алып барылачак. Рус теле, инглиз теле, математика, физика, информатика, җәмгыять белеме фәннәрен тирәнтен үзләштерү күздә тотыла. Югары сыйныфларда физика-математика, социаль-икътисадый, социаль-гуманитар, филологик профильләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Мәктәптә заманча җиһазланган 23 кабинет, остаханә, спортзал, хореография залы, медицина кабинеты, тир бар. Укытучылар конкурс нигезендә сайлап алына. Укучыларга икенче чит тел өйрәтүне планлаштырабыз. Укучылар белән дәресләрдән тыш эшләргә тиешле тәрбиячеләр дә чит тел укытучылары булачак. Дәрес әзерләү, өстәмә шөгыльләнү өчен балаларга уңайлы булсын өчен шулай эшләнә. Укучыларга чит телне камил белү өчен практик күнекмәләр җитми. Максатыбыз укучыларга мөмкин кадәр күбрәк чит телне тормышта куллану өчен мөмкинлекләр тудыру. Шушы максаттан география фәнен инглиз телендә укыту күздә тотыла. Бер үк вакытта инглиз теле һәм география фәннәре буенча югары белемле белгечебез бар. Киләчәктә югары уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тору күздә тотыла: югары уку йортлары педагоглары аерым фәннәрне килеп һәм дистанцион укыту каралган.

Төп дәресләрдән соң укучылар үзләре теләгән юнәлештә өстәмә шөгыльләнә. Тәҗрибәле белгечләр чакырып махсус курслар үткәрү каралган. Укучыларның хореография, спорт, музыка өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү буенча түгәрәкләр эшләячәк. Әлеге түгәрәкләрне югары белемле педагоглар алып барачак. Мәктәптә педагог-психолог эшләячәк.

Читтән килеп укырга теләүчеләр өчен интернат оештырыла. Интернатта яшәүчеләр өчен түләүсез 5 тапкыр ашату һәм яшәү урыны каралган. Район үзәгендә яшәүчеләр бушлай 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Киләчәктә яңа интернат бинасы төзү, мәктәпкә капиталь ремонт ясау күздә тотыла.

-Мәктәпкә кабул итү тәртибе ничек?

-V-VI сыйныфларга укучылар шәхси картадагы еллык билгеләр һәм әңгәмә, ә VII-XI сыйныфларга конкурс нигезендә кабул ителә. Конкурс рус теле, математика, инглиз теле буенча тест формасында үткәрелә. Шулай ук укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә). Кыскасы, мәктәп 2013-2014 уку елына V-XI сыйныфларга сәләтле балаларны укырга чакыра. Укучыларга, үзегездә булган сәләтне тагын да үстереп, җәмгыятьтә үз урыныгызны табардай шәхес булып формалашырга, математика, рус теле, чит телләрне тирәнтен өйрәнергә телисез икән, яңа ачылачак мәктәп-интернатына рәхим итегез, диясе килә.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев