Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучысы Ганиева Зилә – «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар рәсем конкурсы җиңүчесе

1нче марттан 30нчы апрельгә кадәр балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Конкурс укучыларны патриотик тәрбияләү, экологик белемнәрне пропагандалау, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, экологик җаваплы гражданнар үстерү, иҗади сәләтләр формалаштыру һәм үз фикерләреңне рәсем аша дөрес һәм кызыклы итеп белдерү максатыннан үткәрелде.

Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырды.Әлеге конкурста 1 нче урынга “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” рәсем бүлегенең 3 сыйныф укучысы Ганиева Зилә (укытучысы Галиева Эльвира Раеф кызы) лаек булды. Конкурста җиңүчегә истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев