«Шоколад» балалар бакчасында әти-әниләргә төрле милләт баш киемнәрен ясарга өйрәтәләр
Россиядә 2024 ел- Гаилә елы дип игълан ителде
Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре һәрвакыт һәр җәмгыятьнең нигезендә ята. Гаилә бер үк вакытта мәхәббәт мәктәбе дә, әхлак мәктәбе дә, безнең иң яшерен кыйммәтләребезнең чыганагы да. 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында "Гаилә елы"дигән озак вакытлы проект эшли башлады. Әлеге проектның башы итеп тәрбияләнүчеләребезнең әниләре һәм әтиләре өчен иҗади осталык дәресләре уздырылды. Мастер-класслар балалар бакчасының дүрт төркемендә оештырылды. Якын арада тагын ике мастер-класс планлаштырыла.
Уртанчылар төркемендә рус халык баш киеме «Кокошник» ясадылар. Кечкенәләр төркемендә матур мордва хатын-кыз баш киеме ясалды. Беренче кечкенәләр төркемендә татар орнаментлары белән, кызлар өчен «Калфак» һәм малайлар өчен «Түбәтәй» бизәлде. Тәрбиячеләр бизәк өчен материаллар әзерләделәр, оригиналь дизайн уйлап таптылар. Ата-аналар эшкә кызыксынып кушылдылар баш киемнәре бик матур һәм оригиналь килеп чыкты. Мастер-класслар җылы дустанә шартларда узды. Якынлашып килүче бәйрәмнәрдә балалар ясалган әйберләрнең матурлыгын һәм тылсымлылыгын күрсәтәчәкләр.
Алдагы мастер-класста әниләр тәрбияче ярдәме белән оригиналь күбәләк - галстуклар ясадылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев