Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Солдат альбомы” конкурсында җиңделәр

Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә оештырган “Солдат альбомы” конкурсына Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре 125 эш тәкъдим иттеләр.

Конкурска 700дән артык эш килгән. Оештыручылар 440тан артык эшне сайтка 13 февральдән 19 февральгә кадәр тавыш бирү өчен урнаштырган һәм җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Катнашучыларның географиясе дә киң. Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән кала, ХМАО-Югра, Пенза, Свердловск, Ульяновск, Курган өлкәләре, Башкортстан, Чувашия, Белоруссия, Кыргызстан республикаларындагы милләттәшләребез дә актив катнашкан. Шулай итеп, 440тан артык эш арасыннан Саба районы китапханәчеләренең хезмәтенә I-III урыннар бирелде: 1нче урын – Марат Сәйфуллин (язма авторы Миндияр Сәйфуллин, Юлбат авыл китапханәсе) – 8541 тавыш. 2нче урын Мөдәрис Якупов (язма авторы Иделия Шакирова, Килдебәк авыл китапханәсе) – 7754 тавыш һәм 3 нче урын – Фәһим Бикмиев (язма авторы -Тимур Хәнәфиев, Олы Кибәче авыл китапханәсе) 5115 тавыш җыеп җиңү яуладылар.

Чыганак: instagram.com/sababiblioteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев