Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Социаль эшкуар-2020» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Конкурс түләүләрне кичектерү мөмкинлеге белән 2 миллионнан 40 миллион сумга кадәрге процентсыз займнар рәвешендәге финанс ярдәме бирелә торган проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» Фондының төп механизмы булып тора.

«Социаль эшкуар-2020» бәйгесенең беренче дулкынына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс түләүләрне кичектерү мөмкинлеге белән 2 миллионнан 40 миллион сумга кадәрге процентсыз займнар рәвешендәге финанс ярдәме бирелә торган проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» Фондының төп механизмы булып тора.

Фонд тарафыннан ярдәм күрсәтелгән эшкуарлар борынгы җитештерү тармагын яңадан торгыза, инвалидлар һәм өлкәннәрне эш белән тәэмин итә, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләре ача, калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

Быелгы җәйдә финанс ярдәме алуга дәгъва кылган эшкуарлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар үз гаризаларын 28 февральгә кадәр Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча җибәрергә тиеш.

Сылтама: konkurs.nb-fund.ru

Фото: скриншот сайта

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев