Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрия Сабурская: Эшкә кабул иткәндә яшь буенча чикләүгә каршы чаралар күрү кирәк

Ул вакансияләр тәкъдим итүче сайтларда яшь ягыннан чикләү күрсәтелгәнен билгеләп узды.

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская халыкны эшкә кабул иткәндә яшь буенча чикләүгә каршы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы чаралар күрергә тиеш дип саный. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советы утырышында әйтте.

«Пенсия яше арту турында закон үзгәрүе халыкны хафага салды. Дәүләт органнары моңа игътибарсыз калмады. Пенсия алды яшендәге кешеләрне яңа һөнәргә өйрәтү, укыту буенча максатчан эш оештырылды. Халык белән консультацияләр үткәрелде», - диде.

Сәрия Сабурская фикеренчә, дәүләт органнары эше пенсия алды яшендәге гражданнарны өйрәтеп, халыкны хезмәт хокукларын яклау ысуллары турында хәбәрдар итеп кенә калмыйча, эш белән тәэмин итүчеләрне кисәтүгә дә юнәлгән булырга тиеш.

«Узган ел азагында Интернетта вакансияләр буенча сайтларда «администратор», «ПК операторлары», «секретарьлар» һәм офис эше буенча башка вакансияләр турында мәгълүматта яшь критерие күрсәтелгәнен ачыкладык. Бер очракта 55, икенчесендә 45 яшь дип язылган иде», - диде омбудсмен.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X